Теләче урта мәктәбендә ай саен рус һәм татар телләрендә мәктәп газетасы нәшер ителә. Иҗади яктан тупланган бер төркем укучылар материал туплау белән шөгыльләнә. Газетада мәктәп тормышындагы вакыйгалар, яңалыклар яктыртыла. Шулай ук каләм тирбәтүче укучыларның иҗади эшләре дә газета битләрендә урын ала.