ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Казаклар авылы балалары өчен быел дөрестән дә могҗиза булды. Кыш бабай белән кар кызы җигүле атларга утырып килделәр. Балаларга үзләре көткән бүләкләрне, күчтәнәчләр тапшырдылар. Балалар белән төрле уеннар уйнап, чыршы тирәли әйлән – бәйлән уйнадылар.

Әлеге бәйрәмдә балалар “Өч дуңгыз әкиятен” сәхнәлештерделәр. Кыш бабай балаларга күп бүләкләр таратты.

Хәзерге вакытта   экстремизм һәм  терроризм милләт өчен куркыныч тудыра. Яшьләрнең психологик яктан җитлекмәгәннекләре,үз фикерләре  булмаганлыктан, күп кенә каршылыклар китереп чыгару куркынычы бар. Бугенге көндә яшь буынга  бар нәрсәгә дә сакчыл караш тәрбияләргә тиешлеге аңлатылды.

29 нчы декабрь  көнне  Урта Мишә авыл клубында, китапханәче белән берлектә, Яңа ел кичәсе, Балмаскарад бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе төрле күңелле уен-конкурслар, җыр- биюләр белән үрелеп барды.  Кыш бабай белән  Кар кызы бәйрәмгә килгәч , кичәбез тагы да җанланып китте. Бәйрәмдә катнашучылар төрле конкурс, ярышларда катнашып матур бүләкләр алдылар. Һәркем күтәренке кәеф белән өйләренә таралды.

Целью террора является напугать общество трагическими смертями и применить этот испуг в политических целях. В Среднемешинской сельской библиотеке, для юношей розданы буклеты под названием  «Сак булыгыз, Терроризм!»

3 январь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә, Яңа ел каникуллары вакытында «Бөек ачышлар битләре буйлап» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китапларны кычкырып уку үткәрелде.

Кунакка Кыш бабай, Кар кызы, Пеппа исемле дуңгыз кызы һәм үзебезнең укучыларыбыз килде. Бәйрәм үзенчәлекле һәм бик матур узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International