Казаклар авылы балалары өчен быел дөрестән дә могҗиза булды. Кыш бабай белән кар кызы җигүле атларга утырып килделәр. Балаларга үзләре көткән бүләкләрне, күчтәнәчләр тапшырдылар. Балалар белән төрле уеннар уйнап, чыршы тирәли әйлән – бәйлән уйнадылар.