ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2018 ел
җомга

26 декабрь көнне Ямбулат авыл клубында мәктәп һәм китапханә белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен  "Балалар яңа ел чыршысы" үткәрелде. Бөтен балалар да бик теләп катнаштылар: алар җырладылар, биеделәр, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай, үз чиратында, аларга бүләкләр өләште. Бәйрәмнән бөтен балалар да бик канәгать булып бүләкләр һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.  

24 декабрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Бөтендөнья  балалар хокукы көне уңаеннан, "Хәрәкәттә - бәрәкәт" дип исемләнгән күңелле уеннар үткәрелде. Укучылар сәламәт яшәү зарурлыгын аңлауга ирешү йөзеннән, алар төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Күңелле уеннар барысына да бик ошады.

Шәмнәр, матур итеп бизәлгән гирляндаплар, бенгаль утлары сызгырту һәм салютларның ачык төсләре күптән Яңа ел атрибутларына әверелде. Мандарин һәм чыршы белән беррәттән алар аерым кәеф тудыралар. Шул уңайдан,  Шармыш авыл китапханәсендә "Яңа ел куркынычсызлыгы кагыйдәләре» дигән кызыл плакат әзерләнде.  Яшь укучылар белән без бенгаль утларыннан ничек файдаланырга, чыршыны ничек бизәргә һәм салютларны ничек ачып җибәрергә кирәклеге турында әңгәмә үткәрдек.

25 нче  декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә 9-11 нче   сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе Теләче урта мәктәбе директоры  Р.Р.Нәҗипов  котлавы белән башланып китте. Директор Р.Р.Нәҗипов  укытучыларны һәм укучыларны узган ел эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм киләсе уку елында зур унышлар теләде. Уку елының беренче яртыеллыгында узган Бөтенроссия фән олимпиадаларының район этабы буенча җиңүчеләр   грамоталар белән бүләкләнделәр. Яңа ел бәйрәме бик күңелле үтте!

25 нче декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Яңа ел бәйрәме үтте.  Укучыларыбыз бәйрәмдә “ Хуш киләсең Яңа ел!” программасы белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм 2 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак ясау, уку алдынгыларын бүләкләү белән башланып китте. Яңа ел тамашасы җыр, бию, кызыклы уеннар, сюрпризларга бик бай булды. Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы укучылар белән бергә күңел ачтылар, чыршы әйләнәсендә җырлар җырладылар. Яңа еллар балаларга саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, ныклы белемнәр алып килсен. Илләребез тыныч, көннәребез имин булсын!

Әлеге киңәшмәнең төп темасы яңа ел бәйрәмнәрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү  иде.

Узып баручы ел ахырында без нәтиҗәләр ясыйбыз, киләчәкне планлаштырабыз.

25 нче декабрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә Яңа елны китапханә активлары белән бик матур итеп каршы алдылар. Анда “Сердәш " берләшмәсе әгъзалары да катнашты. Чарада катнашучыларның барысында да бәйрәм кәефе булды. Ә ул дусларча чәй эчү белән тәмамланды.

Әңгәмә уздырдылар, бер ел элек булган бу көнне искә төшерделәр. Балаларны чәй һәм төрле тәм-томнар белән сыйладылар, барысы да бик шат булды.

Чара бик күңелле килеп чыкты, конкурс өчен балалар татлы бүләкләр алдылар. Рәсемнәр арасыннан "Укучыларыбыз иҗаты" дигән стенд ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International