Биредә Саба, Теләче,Арча, Балтач, Кукмара, Балык Бистәсе һәм Әтнә районнарыннан 100 гә якын 2006-2007 һәм 2008-2009 елгы яшь спортчы катнашты. Безнең район данын балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгендә түгәрәкләрдә шогыльләнүче Баландыш, Теләче, Югары Кибәхуҗа мәкәтпләрендә укучылары яклады.
Юбилярны Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Фатхуллин Айрат Гыйлван улы, Теләче муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Хамидуллин Илнур Хаҗинур улы, Саба муниципаль район башлыгы урынбасары Закирзянов Расих Рахимзян улы, Саба муниципаль районы ветераннар советы рәисе урынбасары Сабиров Расих Хәсән улы, Үзәк авыл җирлеге рәисе Котников Валтер Николаевич, Үзәк мәктәбе директоры Николев Анатолий Владимирович, районның ветераннар Советы рәисе урынбасары Гыйльмиев Сәлмән Галиеевич, туганнары, хезмәттәшләре котлады.
14 сентябрь көнне Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова З.Ш. «2018-2019 нчы уку елында өстәмә белем бирүдә респупубликаныӊ приоритет юнәлешләре” темасына Казан шәһәре Мәскәү районыныӊ мәктәптән тыш эшләр үзәгендә уздырылган өстәмә белем бирү оешма житәкчеләренеӊ республика киӊәшмәсендә катнашты. Киӊәшмәдә барлыгы республикадан 130 өстәмә белем бирү оешма житәкчеләре катнашты. Киӊәшмә барышында оешмаларны инвентаризацияләү, ГИС электрон системасыныӊ эшчәнлеге, талантлы балаларны үстерү алымнары, WorldSkills Russia Juniors чемпионаты хәрәкәте һәм оешмаларныӊ кокнкурентлык сәләтләрен үстерү кебек сораулар каралды.
2018 елның 14 сентябрь көнендэ Олы Мәтәскә авылында яшәүче тыл ветераны Гатиятуллина Агапия Петровнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Агапия апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Элеге уңайдан Максабаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә мәдәният йорты территорияседә агач утырттылар.
Укучылар күргәзмәгә урнаштырылган материаллар нигезендә аның тормыш юлы, китаплары белән якыннанырак таныша алалар.
Китапханәче Нәҗипова М. Х. башлангыч сыйныф укучыларына"Туган ягым-яшел бишек" дип исемләнгән ЭКО-дәрес үткәрде .Чарадан соң мәдәният хезмәткәрләре балалар белән клуб территориясендә куаклар утырттылар . Китапханә тирәсе җыештырылды. Чарада 18 кеше катнашты.