Әлеге дәрестә башлангыч сыйныф укучылары, китапханәче Галимуллина К.Х. сыйныф җитәкчеләре катнашты.
Мәдәни көндәлекләр, аларны тутыру үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Китапханәче узган елгы конкурс нәтиҗәләренә анализ ясалы һәм укучыларга нинди чараларда катнашырга кирәклеген аңлатылды. Соңыннан барлык башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр өләшенде.Әлеге чарадан укучылар канәгать калдылар. Мәдәни көндәлек тутыру буенча чараларда теләп катнашачакларын әйттеләр.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К.Нигматуллинның 22.08.2018 №48251 хаты буенча Балалар иҗат үзәге 10нчы сентябрь һәм 5нче октябрь аралыгында учрежедениенең инфраструктура, материаль-техник һәм кадрлар ресурсларын инвентаризацияләү кампанисендә катнаша.
Аларны мәктәптә башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г. каршы алды һәм экскурсия үткәрде. Балалар мәктәптә үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис итә алдылар. Балалар экскурсиядән үзләре өчен мәктәп турында бик күп яңалык алып тизрәк укырга бару теләге белән янып кайттылар .
13 сентябрь көнне Айдар мәдәният йорты директоры урманчылык хезмәткәрләре белән очрашып «Керим әле урманнарга, урманнар арасына...» исеме белән әңгәмә үткәрде. Урманнның роле, аны саклау һәм яклау турында мәгълүматлар җиткерделәр. Моннан тыш, урманчы һөнәре, аларны саклау, янгын куркынычы чорында урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйделәр һәм әлбәттә әлеге өлкә буенча белем алуга да чакырып калдылар.
Ярышта теннисны үз иткән, спортта актив катнашкан, сәламәт яшәү рәвешен беренче урынга куючы яшьләребез көч сынашты.
Шул уңайдан Күкчә авылы китапханәсе, Балыклы башлангыч мәктәбе укытучылары белән берлектә, «Укучының мәдәни көндәлеге» республика проекты кысаларында, «Минем мәдәни көндәлек»дип исемләнгән мәдәният дәресе үткәрде. Китапханәче И. Саляхова балаларга «Укучының мәдәни көндәлеге», аны тутыру кагыйдәләре турында сөйләде һәм укучыларга проектта актив катнашуларын теләде.
13 сентябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында "Цели, задачи и приоритетные направления воспитания детей дошкольного возраста " темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышка полиция лейтенанты, Теләче районы буенча ЮХИДИ начальнигы Каримуллин И.Х. һәм район шифаханәсе педиатры Шәйхетдинова Р.З. чакырулы иде. Алар җыелышта чыгышлар ясадылар һәм ата-аналарның сорауларына җавап бирделәр, тәкъдимнәрен тыңладылар.
Балалар бакчасы мөдире Р.Г.Салихова ата-аналарга узган уку елы вакыйгалары, киләсе уку елына эш планнары турында сөйләде. Шулай ук җыелышта өлкән тәрбияче Галимова Н.Ф. балалар бакчасында тәрбия-белем бирү процессын оештыру турында аңлатып үтте. ата-аналарның кызыксындырган сорауларына җавап бирде.
Үткән атнадагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалып, алга таба эшләр планлаштырыла һәм бурычлар куела. Бүгенге линейкада мәктәбебезТИН укытучысы Р.И.Сахапов янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен янәдән искә төшереп үтте.Алдагы линейкаларда укучыларга марля бәйләвечләрне әзерләп бетерергә әйтелгән иде.Бүген исә балалар бу бәйләвечләрне бәйләү тренировкасы үтте.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
2007-2008 елгы малайлар – 1 нче урын яулады, 2 нче урында Әтнә районы, 3 тә Саба.
2003-2004 елгы яшүсмерләр 3 нче урынга чыкты, 1 нчедә Арча, 2 дә Саба. Ике төркем футболчыларның да тренерлары – районның балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге өстәмә белем бирү педагоглары – Рөстәм һәм Артур Хәбировлар.
Әлеге чараның максаты-заманча дөнья шартларында мөһимлеге һәм кирәклеге турында балалар белән сөйләшү өчен яхшы сәбәп. Укучылар сөйләм уеннарында актив катнаштылар һәм «сүзләрен бутадылар», «яхшылык сөйләп бир», «хатасын төзәтү» дигән күнегүләрдә сөйләм этикетның элементар кагыйдәләре белән таныштылар.