Узган атнада Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Нәбиуллина Р.И.., Ярмиева З.М. һәм музыка җитәкчесе Рафикова Л.А. белән берлектә мәктәптә экскурсиядә булып кайттылар.

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Аларны мәктәптә  башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г. каршы алды һәм экскурсия үткәрде. Балалар мәктәптә үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис итә алдылар.  Балалар экскурсиядән үзләре өчен мәктәп турында бик күп яңалык алып тизрәк  укырга бару теләге белән янып кайттылар .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International