ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Китапханәче Хазипова Ф.А. чараны табигать исеменнән  кеше табигатьнең бер кисәге булуы  һәм аны җимереп без үзебезгә зыян эшләбебез турында хат уку белән башлап җибәрде. Репортер балалардан интервью алды, балалар сорауларга бик эчтәлекле җаваплар бирделәр.

15 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчеседә“Каенкай” ясле – бакчасында әкият укуны оештырды. “Әкияттә кунакта ” дип исемләнгән балалар иртәсендә А. Алишның (тууына 110 ел ) һәм башка язучыларның әкиятләре укылды. Балалар бик игътибар белән тыңладылар, әкиятләрнең рәсемнәрен карадылар.

Балалар язучысы А.Алишнын тормыш юлы, ижаты, батырлыгы турында сойләнде, экиятләре кычкырып  укылды.

Кояшлы җылы җәйге көннәрне әкренләп яңгырлы, дымлы һава торышы алыштыра. Көзгә кергәч, салкын тиеп (ОРВИ) авыру очраклары да арта, билгеле. Салкыннар башлану белән грипп дигәне дә озак көттерми.

Бу авыру белән без ел саен диярлек очрашабыз. Гриппны дәвалауга караганда, кисәтүе яхшырак булуын күбебез үз тәҗрибәсеннән чыгып белә. Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым икәнлеген табиблар да ел саен ассызыклап тора. Ә вакцинация бүгенге көндә грипптан саклануның иң нәтиҗәле чарасы. Безнең  3нче номерлы балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр һәм хезмәткәрләр ел саен гриппка каршы вакцинаны даими ясатып килә.

Сәяхәтнең максаты әлеге төр һөнәр ияләренә мәхәббәт уяту,полиция хезмәткәрләре хезмәте турындагы белем һәм күзаллауны үстерү торды.  Ишек төбеннән балаларны ачык йөз белән өлкән инспектор Нәҗмиева Р.Р., полиция лейтенанты, Теләче районы буенча ЮХИДИ начальнигы Каримуллин И.Х. һәм Яруллина Д.Г.  каршы алды. Алар  үз хезмәтләре белән якыннан таныштырдылар, нинди җаваплы һәм авыр, әмма ләкин мәртәбәле хезмәт икәнен горурланып сөйләделәр. Балалар музейда да булдылар, Зарипова Ф.Ш., Зиннатуллина А.Р.милициянең оешу тарихы белән таныштырдылар, кубоклар, грамота, дипломнар нинди хезмәтләр өчен бирелгәнен, фотосурәттәге вакыйгалар турында сөйләделәр. Аеруча нәниләрдә кинолог-эт турындагы әңгәмә бик кызыксыну уятты. Этне ничә яштән, нинди алымнарга өйрәтергә була, нәрсә ашатырга, нинди  әмерләр өйрәтергә- барысы да кызык, макыктыргыч булды балаларга. Шулай ук патруль машиналар белән танышу, утырып сигналга басып карау да бик ошады.

Кечкенә экскурсантларга барысы да кызык, әчтәлекле  булды. Бик күп сорауларга җавап алып, барлык күргәннәрен истә калдырып,  балалар бакчасына кайттылар. Куп балалар алга таба әлеге һөнәр ияләре булу теләкләрен җиткерделәр.

Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә   “Алиш язучы да, батыр да” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче китап укучыларны А.Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

Олы Мишә авыл китапханәсе активлары белән "Яшел Россия" акциясе  кысаларында көзге өмәләр  дәвам итә. Территорияләрне чистарту, чүп-чардан арындыру буенча эшләр башкарыла. Табигатьне саклау буенча әлеге массакүләм чарада китап укырга яратучы балалар бик теләп катнашалар.

А.Алиш күпкырлы язучы.  Аның әсәрләре балаларның һәр буынына да кызыксыну уята.  Алиш үзенең әкиятләрендә  хайваннар образын ачык чагылдырып, кешелекнең кимчелеген күрсәтеп бирә.

 А.Алишның 110 еллыгына  Шәтке авылы китапханәсендә «Сатмас егет илен алтын-көмешләргә, әгәр югалтмаса вөҗданын” дип исемләнгән китап-күргәзмә эшли башлады. Китапханәгә килгән  балаларга әдәби таныштыру үткәрелде. Китапханәче язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International