Бүген, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче, зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар полиция бүлекчәсенә экскурсиягә бардылар.

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Сәяхәтнең максаты әлеге төр һөнәр ияләренә мәхәббәт уяту,полиция хезмәткәрләре хезмәте турындагы белем һәм күзаллауны үстерү торды.  Ишек төбеннән балаларны ачык йөз белән өлкән инспектор Нәҗмиева Р.Р., полиция лейтенанты, Теләче районы буенча ЮХИДИ начальнигы Каримуллин И.Х. һәм Яруллина Д.Г.  каршы алды. Алар  үз хезмәтләре белән якыннан таныштырдылар, нинди җаваплы һәм авыр, әмма ләкин мәртәбәле хезмәт икәнен горурланып сөйләделәр. Балалар музейда да булдылар, Зарипова Ф.Ш., Зиннатуллина А.Р.милициянең оешу тарихы белән таныштырдылар, кубоклар, грамота, дипломнар нинди хезмәтләр өчен бирелгәнен, фотосурәттәге вакыйгалар турында сөйләделәр. Аеруча нәниләрдә кинолог-эт турындагы әңгәмә бик кызыксыну уятты. Этне ничә яштән, нинди алымнарга өйрәтергә була, нәрсә ашатырга, нинди  әмерләр өйрәтергә- барысы да кызык, макыктыргыч булды балаларга. Шулай ук патруль машиналар белән танышу, утырып сигналга басып карау да бик ошады.

Кечкенә экскурсантларга барысы да кызык, әчтәлекле  булды. Бик күп сорауларга җавап алып, барлык күргәннәрен истә калдырып,  балалар бакчасына кайттылар. Куп балалар алга таба әлеге һөнәр ияләре булу теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International