ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 нче елның 14 сентябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсе "Укучының мәдәни көндәлеге" проектын тормышка ашыру максатыннан Ямбулат башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Беренче булып башлангыч мәктәп укытучысы Насирова Э. М. чыгыш ясады. Ямбулат авылы китапханәчесе Гөлия Шакурова балаларга "Укучының мәдәни көндәлеге", аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләр нинди номинацияләр буенча билгеләнәчәге турында сөйләде. Чара ахырында 5 башлангыч сыйныф укучысы "Укучының мәдәни көндәлеге" алды  һәм без балаларга "Укучының мәдәни көндәлеге" проектында актив катнашуларын һәм барлык номинацияләрдә җиңүләрен теләдек.

Балаларга язучының тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләнелде, әкиятләрен танып-белүгә багышланган уеннар тәкъдим ителде.

Әлеге чараның максаты-заманча дөнья шартларында телнең мөһимлеге һәм кирәклеге турында балалар белән сөйләшү өчен яхшы сәбәп.

  Укучылар сөйләм уеннарында актив катнаштылар һәм «сүзләр буталды», «яхшылыкны сөйләп бир», «хатасын төзәтү» дигән күнегүләрдә сөйләм этикетның элементар кагыйдәләре белән таныштылар.

Абдулла Алиш – гомер буе балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас эз калдырган легендар шәхес.

Укучылар язучының тормыш юлы белән таныштылар,әкиятләрен укыдылар.

Хокукый тәрбия китапханә эшенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Чараның максаты -яшүсмерләрне хокук төшенчәсе, аларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштыру, яшьләрдә әхлакый культура формалаштыру. Чара ахырында барлык катнашучыларга да белешмәлекләр тапшырылды.

Акция барышында авыл мәдәният йорты һәм китапханә территорияләре җыештырылды.  Айдар авылы китапханәчесе клуб хезмәткәрләре һәм китап укучылар белән берлектә агач утырттылар.

Балалар белән берлектә китапханә һәм клуб тирәсенә агачлар утыртылды. Шулай ук Бөтендөнья чисталык көнен дә бәйрәм иттеләр. Китапханә һәм клуб территориясендә массакүләм җыештыру үткәрелде.

Максабаш  авылы китапханәчесе  балаларга “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номанацияләрдә билгеләнәчәге турында аңлатты.

Чарада Узәк урта мәктәбенең 37 башлангыч сыйныф укучысы катнашты. Соңыннан  һәр укучыга матур итеп  бизәлгән көндәлекләр тапшырылды. Укучылар аларга үзләре катнашкан чаралар, истәлекле урыннар турында  хатирәләрен язып барачаклар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International