"Укучының мәдәни көндәлеге".

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 нче елның 14 сентябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсе "Укучының мәдәни көндәлеге" проектын тормышка ашыру максатыннан Ямбулат башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Беренче булып башлангыч мәктәп укытучысы Насирова Э. М. чыгыш ясады. Ямбулат авылы китапханәчесе Гөлия Шакурова балаларга "Укучының мәдәни көндәлеге", аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләр нинди номинацияләр буенча билгеләнәчәге турында сөйләде. Чара ахырында 5 башлангыч сыйныф укучысы "Укучының мәдәни көндәлеге" алды  һәм без балаларга "Укучының мәдәни көндәлеге" проектында актив катнашуларын һәм барлык номинацияләрдә җиңүләрен теләдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International