Кояшлы җылы җәйге көннәрне әкренләп яңгырлы, дымлы һава торышы алыштыра. Көзгә кергәч, салкын тиеп (ОРВИ) авыру очраклары да арта, билгеле. Салкыннар башлану белән грипп дигәне дә озак көттерми.
Бу авыру белән без ел саен диярлек очрашабыз. Гриппны дәвалауга караганда, кисәтүе яхшырак булуын күбебез үз тәҗрибәсеннән чыгып белә. Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым икәнлеген табиблар да ел саен ассызыклап тора. Ә вакцинация бүгенге көндә грипптан саклануның иң нәтиҗәле чарасы. Безнең 3нче номерлы балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр һәм хезмәткәрләр ел саен гриппка каршы вакцинаны даими ясатып килә.