14 сентябрьдә балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулды.

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

А.Алиш күпкырлы язучы.  Аның әсәрләре балаларның һәр буынына да кызыксыну уята.  Алиш үзенең әкиятләрендә  хайваннар образын ачык чагылдырып, кешелекнең кимчелеген күрсәтеп бирә.

 А.Алишның 110 еллыгына  Шәтке авылы китапханәсендә «Сатмас егет илен алтын-көмешләргә, әгәр югалтмаса вөҗданын” дип исемләнгән китап-күргәзмә эшли башлады. Китапханәгә килгән  балаларга әдәби таныштыру үткәрелде. Китапханәче язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International