Ел саен сентябрьнең өченче якшәмбесендә урманчылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

13 сентябрь көнне Айдар мәдәният йорты директоры урманчылык хезмәткәрләре белән очрашып «Керим әле урманнарга, урманнар арасына...» исеме белән әңгәмә үткәрде. Урманнның роле, аны саклау һәм яклау турында мәгълүматлар җиткерделәр. Моннан тыш, урманчы һөнәре, аларны саклау, янгын куркынычы чорында урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйделәр һәм әлбәттә әлеге өлкә буенча белем алуга да чакырып калдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International