ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2018 ел
җомга

Чираттагы китапханә гәҗитенең  2018 нче елда 2 нче саны дөнья күрде. Без анда китапханәдә булган барлык яңалыкларны яктыртабыз.

Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасыТатарстандагы 50 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе арасыннан  республика күләм "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" бәйгесендә җиңеп 500 мең сум күләмендә грант  отты. Проектның максаты – Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру, мәктәпкәчә билингваль белем бирү буенча балалар бакчаларының эш тәҗрибәсен тарату.

Без аларга карап сокланабыз, ышанабыз. Безнең максат- шәхси гигиена предметларын дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту, үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү. Шул уңайдан 25 июнь көнне Субаш авылы китапханәчесе балалар белән “Чисталык- сәламәтлек нигезе” дип исемләнгән әнгәмә үткәрде. Чараның максаты: Укучыларда сәламәт тормыш рәвеше, дөрес туклану, көндәлек режимны төгәл үтәү.  Балаларга төрле тәрбияви мисаллар китерелде.

26 июнь көнне Баландыш авылы китапханәсендә Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан, «Яшьләр наркотикларга каршы» акциясе узды. Акциянең максаты - сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, яшьләр арасында начар гадәтләргә карата тискәре караш тәрбияләү иде. «Яшьләр - наркотикларга каршы!»   дигән девиз һәр катнашучының тормышы девизы булыр дип ышанабыз.

Бу балалар арасыннан 3 бала: Камалиев Амир, Галиакбарова Адилә, Замалиева Сөмбел, иҗади уңышлары өчен, сертификат белән бүләкләнделәр. Киләчәктә дә бу укучыларга уңышлар телибез.

Тәрбиячеләр балалар белән мавыктыргыч әңгәмәләр алып бардылар. Әңгәмә барышында сәламәтлек өчен кояшның файдасы һәм зыяны турында сөйләнелде. Балаларның кояш турында күзаллаулары кинәйтелде, аның иң төп функцияләре-яктырту һәм кыздыру турында сөйләшенде. 
Кояшның табигатькә һәрвакытта да файда китермәве турында - кояш астында озак торган вакытта тән тиресе пешергэ, башка эссе кагуы, урманнарда янгын чыгу куркынычы булуын, кырларда, болыннарда чирәмнәр коруы турында сөйләшенде. Балалар кызыксынып, игьтибар белән тыңладылар, сорауларга җаваплар бирделәр.Тәрбияче апалары белән берлектә балалар саф һавада кояшны күзәтте. Асфальтта акбурлар белән кояш  рәсеме ясалды. Дидактик һәм хәрәкәтле уеннардан: "Кояшны яса", "Кояш һәм яңгыр", "Көн һәм төн" уйналды. Балаларга "Кояш илендә"бик тэ ошады.Алар бик кәнагать калдылар.

Аларны олысы да, кечесе дә ярата. Мультфильмнар да балалар тормышының бер өлеше булып тора.

Теләченең 3нче номерлы  балалар бакчасында, бүген әнә, әкиятләр көне узды. Тәрбиячеләр балаларга әкиятләр укыдылар, балалар белән бергә өстәл , бармак театры оештырдылар,ә өлкәннәр төркемендә әкиятләр буенча викториналар үткәрелде.

Әкиятләр, мультфильмнар, аларның геройлары, өзекләр китерү кебек кызыклы биремнәрне балалар берсен-берсе уздырып чиште, бүлмә балаларның шат авазларыннан шау-гөр килеп торды.

                                                              

Барлык катнашучылар белән бергә сабантуй кунакларын, Татарстан Республикасы президенты Миңнехановны Р. Н. каршы алдылар.


27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Аларны олысы да, кечесе дә ярата. Мультфильмнар да балалар тормышының бер өлеше булып тора.

Теләченең 3нче номерлы  балалар бакчасында, бүген әнә, әкиятләр көне узды. Тәрбиячеләр балаларга әкиятләр укыдылар, балалар белән бергә өстәл , бармак театры оештырдылар,ә өлкәннәр төркемендә әкиятләр буенча викториналар үткәрелде.

Әкиятләр, мультфильмнар, аларның геройлары, өзекләр китерү кебек кызыклы биремнәрне балалар берсен-берсе уздырып чиште, бүлмә балаларның шат авазларыннан шау-гөр килеп торды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International