Әкиятләр дөньясы мавыктыргыч та, гыйбрәтле дә, үгет-нәсыйхәт тә бирә торган хикәятләр ята.

2018 елның 29 июне, җомга

Аларны олысы да, кечесе дә ярата. Мультфильмнар да балалар тормышының бер өлеше булып тора.

Теләченең 3нче номерлы  балалар бакчасында, бүген әнә, әкиятләр көне узды. Тәрбиячеләр балаларга әкиятләр укыдылар, балалар белән бергә өстәл , бармак театры оештырдылар,ә өлкәннәр төркемендә әкиятләр буенча викториналар үткәрелде.

Әкиятләр, мультфильмнар, аларның геройлары, өзекләр китерү кебек кызыклы биремнәрне балалар берсен-берсе уздырып чиште, бүлмә балаларның шат авазларыннан шау-гөр килеп торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International