Теләче үзәк китапханәсендә өлкән буын өчен "Цифрлы образлар дөньясында" дип исемләнгән компьютер грамоталылыгына өйрәтү курслары үткәрелә.

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Теләче үзәк китапханәсендә өлкән буын өчен "Цифрлы образлар дөньясында" дип исемләнгән компьютер грамоталылыгына өйрәтү курслары үткәрелә. Китапханәче Имамиева Д.М.  заманча гаджетларның барлык мөмкинлекләрен җиңел һәм аңлаешлы формада күрсәтә. Өлкәннәр вакытны экономияләргә, тормыш сыйфатын яхшыртырга һәм көндәлек бурычларны үтәүне гадиләштерергә ярдәм итә торган яңа мобиль кушымталар белән эшләргә өйрәнделәр.

Теләге булган һәркемне китапханәбездә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International