Россия халыклары бердәмлеге елы, Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, Мәктәпкәчә белем бирү елы, Теләче муниципаль районының 35 еллыгы кысаларында бүген 17 апрель көнне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы мәгариф бүлеге белән берлектә “Асылташлар” районкүләм бәйгесе узды. Бәйгенең максаты- үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру, гаиләгә, гаилә кыйммәтләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм милли мәдәниятнең төрлелеген ачып бирә торган халык традицияләренә якынаю. Бәйге быел өченче тапкыр үткәрелә,елдан-ел үсә, популярлаша. Бәйге тәлапләре буенча, балалар үзләре белән таныштырдылар, сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр катнашкан бала җиңүче, диплом һәм истәлекле бүләккә ия булды.