Шатлыкны да, кайгыны да ул җырлар аша белдерә. Гүя халык җырларында татар халкының фаҗигале үткәне көйләре яңгырый, ул аның йөрәгенә барып җитә һәм анда яхшы хисләр уята. Халык җырлары-безнең ата-бабаларыбыз калдырган иң кадерле мирас, шуңа күрә аларга зур әһәмият бирергә кирәк. Аларны кадерләргә, югалтмаска, буыннан-буынга тапшырырга кирәк. Халык җыры, халык көе-ул халык тавышы. Көндәлек тормышында кеше кайгы-хәсрәттән котылырга яки, киресенчә, шатлык белдерергә теләгәндә җырлый. Җыр туа, җыр мәңге яши. Җыр-яшәү чарасы. Җыр - халыкның җаны. 15 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре татар халык җырларында нигез салынган мәгънәсен һәм идеяләрен аңлатуга, аларның кыйммәтен билгеләүгә, халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән "Тибрәндереп күңел кылларын" дигән мәдәни чара үткәрделәр. Бу чара “Җәүһәр” фольклор берләшмәсенә йөрүчеләр белән үткәрелде.