«Низамов М.Х.» крестьян-фермер хуҗалыгында дәүләт техник карау үткәрелде

2026 елның 18 апреле, шимбә

Теләче муниципаль районы «Низамов М.Х.» крестьян-фермер хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

          Техниканы карауга барлыгы 16 трактор, 4 арба әзерләнеп куелган иде. Тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде. Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.

          Техникага куелган таләпләр хәм шулай ук, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлевенә аеруча зур игътибар бирелде.    Хәрбер трактор янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.

              

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International