ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Бәйрәм уңаеннан, ял паркында Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре “Иркен минем туган илем...” дигән әдәби марафон уздырды, «Минем Ватаным – Россия» китап күргәзмәсе оештырды һәм Россия көненә багышланган буклетлар өләште.

2018 елның 1 июнь көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре  “Ирекле Волонтер” үзәге белән берлектә, Балаларны яклау коненә багышланган бәйрәмгә “Балачакның якты буяулары” исемле бәйрәм чарасы уткәрделәр. Әлеге бәйрәмнең төп максаты: бердәмлек хисен тәрбияләү, физик күнегүләр ясауга кызыксынуны уяту.

Анда олысы да, кечесе дә теләп катнашты. Спорт бәйрәме район мәдәният йорты каршындагы мәйданда тантаналы шартларда башланып китте. Ярышка килүчеләрне, Россия көне белән, муниципаль районы башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин котлады һәм аларга имин узышлар теләде.

Югары Кибәхуҗа урта мәктәп яны лагерында  “ Россия көне” темасына балалар иртәсе  үткәрелде. Балалар  конструктордан, рәсемдә  Россия атрибутлары ясадылар, туган илебез турында белемнәрен арттырдылар.   Соңыннан спорт уеннары уйнадылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.

“Акчарлак” лагереның 8 көне традиция буенча иртәнге линейкадан башланып китте. Көн дәвамында балалар уен, хезмәт һәм интеллектуаль эшчәнлеккә тартылдылар. Стадион, спорт мәйданчыгы, спортзал ял итүчеләр карамагында. Программа буенча бүген футбол ярышы уздырылды. Сәламәт яшәү өчен барлык уңайлыклар да тудырылган.

Балаларның ялын файдалы һәм күңелле итеп оештыруда мәктәп яны сәламәтләндерү лагеры зур роль уйный. Монда балалар рәхәтләнеп ял итәләр, төрле спорт уеннарында катнашалар. Бүген балалар отряд почмаклары чыгаралар, викториналарда катнашалар. Әлеге эш укучыларның иҗади сәләтен арттыруга, дуслыкны ныгытуга китерә.

4 июньнән Баландыш төп мәктәбендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Мероприятияләр программа, план-сеткага таянып үтә. Туклану расланган меню нигезендә оештырыла. Балаларга күңелле һәм имин яллар телибез.

Для обращения в Отделение № 41 Республиканского центра материальной помощи, за получением мер социальной поддержки Вам предоставлена возможность подать заявление и получить  ряд государственных услуг полностью в электронном виде, без необходимости личного обращения в органы социальной защиты, на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан uslugi.tatarstan.ru (далее – Портал).

9  нчы   июнь  көнне,   Теләче урта  мәктәбендә,  районыбызның   9  нчы  сыйныф укучылары   үзләре   сайлап алган фән буларак  җәмгыять белеме  буенча имтихан  бирделәр.  Алда  соңгы  имтихан   бар але:  25 нче июнь көнне – “ География” фәне  буенча  сынау көтә.  Уңышлар телибез сезгә, балалар !


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International