Субаш авылы китапханәсендә авыл халкы, укучылар өчен шушы бәйрәмгә багышланган "Ватаным минем!" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә Россия һәм Татарстан тарихы турында китаплар, альбом, буклетлар һәм газета-журналлардан алынган мәгълүматлар куелды.
9 июнь көнне шушы көнгә карата Ямбулат авылы китапханәсендә «Вместе мы – большая сила, вместе мы – страна Россия!» дигән әдәби сәгать уздырылды.
Максаты: Укучыларда Ватанга мәхәббәт, туган якка, өлкән буынга карата хөрмәт һәм ихтирам аша әхлакый - патриотик хисләр формалаштыруга ярдәм итү.
Китапханәче барыбызның да яраткан шагыйре А.С.Пушкинның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Аннары "Минем яраткан әкияти героем" дигән бәйге, А.С.Пушкинның әкиятләре буенча викторина үткәрелде.
Баландыш авыл китапханәсендә Россия көне уңаеннан «Мин яратам сине Россия» дигән мәгълүмат сәгате уздырылды. Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, «Рәсәй символлары» турында презентация күрсәтте. Катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, рәсем конкурсында катнаштылар.
Максабаш авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә укучылар өчен Россия көне уңаеннан «Мин Россия гражданы» темасына ачык хавада патриотик сәгать үткәрделәр. Балалар Рәсәй дәүләтенең символлары белән таныштылар. Соңыннан балалар мәйданчыгында хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
12 июнь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. урта мәктәптә оештырылган җәйге лагерь балалары белән «Россия – Родина моя» исемле танып белү сәгатен үз илебезнең язмышы өчен җаваплылыкны тою, үз Ватанына горурлык тәрбияләү максатыннан үткәрде.
9 июньдә, Россия көне уңаеннан , Айдар авылы китапханәсендә балалар арасында “Мин Россиядә яшим”- "дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Россия көнен билгеләп, без үзебезне бөек дәүләтебезнең бер өлеше итеп тоябыз, Россия балалары булу белән горурланабыз.
8 июнь көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р . ”Ак каен” лагерына йөрүче укучылар белән начар гадәтләргә каршы профилактика максатыннан “Балаларыбызны ялгышулардан саклыйк” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Алар газеталардан бигрәк тә "Безнең гәҗит", "Туганайлар","Казан утлары" газета -журналлларын үз иттеләр. Күбрәк әдәби китапларны алып килүне сорадылар. Г. Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр", Р. Шайдуллинанын "Ялантауга ай кунган", Зифа Кадырованың китапларын үзләренә укырга калдырдылар. Алар бик канәгать булып калдылар.
Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә "Яраткан илебез - Россия" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Бу күргәзмәгә китап укычылар белән күзәтү үткәрелде.