12 июнь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. урта мәктәптә оештырылган җәйге лагерь балалары белән «Россия – Родина моя» исемле танып белү сәгатен үз илебезнең язмышы өчен җаваплылыкны тою, үз Ватанына горурлык тәрбияләү максатыннан үткәрде.
Бу танып белү сәгатендә республикабызның тарихи үткәне һәм бүгенге Ватаныбызның мәдәнияте һәм илебезнең символикасы – герб, флаг, гимн турында да сөйләшү булды.