ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Атна дәвамында илебез турында шигырь, җырлар өйрәнелде. Экраннардан Россия хакында файдалы мәгълүматлар каралды. Россия көненә багышланган атналык барлык балаларның да күңелләренә хуш килде.

Чираттагы китапханә гәҗитенең  2018 нче елда 5 нче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, китап күргәзмәләре, кызыклы конкурслар яктыртылды. Шулай ук “Курение – опасный враг здоровья” исемле буклет эшләнде.

9 июнь көнне Балыклы авылында  китапханәче Сәләхова Илсөяр һәм Галиәхмәтова Зөлфия, китапханә каршында эшләп килүче ”Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенә йөрүче балалар белән берлектә Сабантуй бәйрәме үткәрү өчен өйдән –өйгә йөреп бирнә җыйдылар.

Әлеге көн уңаеннан 10 июнь көнне Күкчә авылы китапханәчесе Сәләхова Илсөяр “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “12 июнь - Россия көне”-дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. 

Китапханәче Сәләхова Илсөяр күчмә китапханә белән Балыклы авылына хезмәт күрсәтә. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый юлы-укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, ә китапханәчеләр өчен- китап укучылар саны арту белән бик отышлы. 

Бу чара балаларга бүгенге тыныч тормышыбызның, бәхетле балачагыбызның бәясенә төшенергә ярдәм итү максатыннан узды. Бер – берсе арасында татулык, дуслык булдыру турында сөйләштек. Шулай ук дуслык турындагы шигырьләр кычкырып укылды.

Әлеге дата  2002 елга кадәр Россиянең суверенитет алу турында декларация кабул ителгән көн буларак билгеләп үтелде. Россия көне уңаеннан Шәтке авылы китапханәсендә “Откуда есть пошла земля русская» дип исемләнгән күргәзмә -презентация ясалды. Күргәзмәнең булекләре Россия тарихы, аның традицияләре турында сөйли. Беренче бүлектә Россиянең данлыклы шәхесләре турындагы китаплар урнаштырылды, ул шәхесләрдән башка Дәүләтне бер ничек тә күзаллап булмас иде. Россия халыкларының тормышы турында, һәр китап укучыга китапханәче сойләп торды.

9 июнь көнне Шәтке  мәдәният йорты , китапханә, авыл җирлеге хезмәткәрләре ,балалар белән берлектә татар халкының милли традицияләренә таянып,  матур итеп Сабантуйга бирнә җыюны оештырдылар. Моңлы баян тавышы барлык кешеләрне Сабантуй бәйрәменә  чакырып калды!

Пушкин безне гомер буена озата килә. Балачакта аның тылсымлы әкиятләрен укысак, үсә төшкәч гашыйк, иза чигүче Пушкин белән танышабыз. Без үзебез дә ничек итеп Пушкин белән бергә өлкәнәйгәнебезне сизмичә дә калабыз.6 июнь көнне, әлеге истәлекле дата уңаеннан, Субаш авыл китапханәсендә " Русский язык - прошлое и настоящее" дип исемләнгән кургәзмә эшләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International