Шушы көннән башлап безнең ил яңа исем алды. Элек ул Социаль Советлар Союзы республикасы дип йөртелсә, хәзер Россия Федерациясе дип атала. Россиянең беренче президенты Б.Н. Ельцин ярдәмендә 1994 елдан 12 нче июнь дәүләт күләмендәге бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Айдар мәдәният йортында да балаларда патриотлык хисләрен тәрбияләү максатыннан “ Без балаларың синең- җир анабыз ” исеме астында викторина үткәрелде. Алар төрле тарихи, герб, флаг, гимн белән бәйле булган сорауларга җавап эзләделәр.
Балалар гаҗәеп табигать иленә сәяхәт ясадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, видеороликлар карадылар. «Экологические ребусы» дигән презентация күрсәтелде. Укучылар «Мы с книгой открываем мир родной природы» дигән китап күргәзмәсенә куелган балалар язучылары әсәрләре белән таныштылар.
12 июнь көнне, Россия көне уңаеннан районыбызда гомер итүче өч сугыш ветеранына Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.
Алар - Түбән Саурыш вылыннан Муса Шәрип улы Шәрипов, Олы Нырсы авылыннан Гарифулла Гыйният улы Гобәйдуллин, Аланнан Барый Гали улы Галиевлар. Дәүләт бүләкләрен ияләренә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм аның ярдәмчеләре, авыл җирлекләре башлыклары тапшырды.
Әлеге очрашу, яшь китап укучыларны дөрес итеп үз - үзен юл мохитендә тотарга өйрәтә. Укучылар белемнәрен «Знать правила движения - большое достижение» дигән компьютер викторинасының сорауларына җавап биреп арттырдылар. Әлеге чарага «Азбука дороги» дигән китап күргәзмәсе дә куелды.
Әлеге чара «Россия – Родина моя!» презентация карау белән үрелеп барды. Соңыннан балалар рәсем ясап китапханәне бизәделәр.
5 июнь көнне Ачы авылы китапханәсендә "Это все о России" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде, анда тәкъдим ителгән китаплар Россия дәүләтчелеге, президент хакимияте турында бөек шәхесләр, илебезнең бүгенгесе, киләчәге турында. Китап күргәзмәсенә күзәтү, әңгәмә үткәрелде.
Конкурста Калимуллина Аделя җиңүче дип табылды. Катнашучы балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ел саен җәйнең беренче көнендә балаларның һәм өлкәннәрнең иң яраткан бәйрәме Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. 12 июнь көнне ял Паркында оештырылган әлеге бәйрәмдә район балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Китап укучылар бу көнне китапханә хезмәткәрләре әзерләгән «В стране весёлого детства» мавыктыргыч викторинасының активистлары булдылар. Балалар китап исемнәрен, авторларны, әсәрнең геройларын һәм сюжетын яхшы белүләрен күрсәтеп актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр. Бәйрәм бик күңелле узды. Балалар җәйнең беренче бәйрәмен шатланып каршы алдылар һәм җәйге каникул дәвамында китапханәгә йөрергә ышандырдылар.
Китапханәче укучыларга Россия символларынын төшенчәләрен аӊлатты, «12 июнь день России» дип исемләнгән презентация күрсәтте.
”Символы России” - исемле темага презентация күрсәтелде.