Җәй айларында Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячеләре балалар белән күпчелек вакытны саф һавада уздыралар. Урамда балалар бигрәк тә яратып, комнан төрле корылмалар төзеп, ниндидек фигуралар ясап уйнарга яраталар. Ком белән уеннар балаларның фантазиясен үстерә, кул чуклары эшчәнлеген камилләштерә, баланың психологик халәтен яхшырта. Комлыкта уйнаганда алар үзләрен чын сихерчеләр кебек хис итәләр: төрле хан сарайлары төзиләр, әкияти образлар тудыралар, үзләре өчен генә таныш булган сихри дөнья иҗат итәләр.
Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу – зур байлык. 9 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә укучылар арасында “Хороший ли ты друг” исемле темага тест оештырылды. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугъры, ышанычлы дуслары була ала.
7 июнь көнне Күкчә авыл китапханәчесе “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсе белән берлектә «Путешествие в мир прав и обязанностей» - дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрде. Балалар үзләренең белемнәрен ныгыттылар.
Бәйрәмдә балалар төрле уеннарда көч сынаштылар. Күңелле стартлар, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, су ташу, түбәтәй уеннарын аеруча яратып уйнадылар. Ахырдан татлы ризыклар бенлән чәй эчтеләр.
10 июнь көнне Айдар авыл китапханәсе "Куркынычсызлык безгә кирәк, куркынычсызлык безгә мөһим" дигән темага танып белү викторинасы уздырды. Китапханәче балаларга РФ гражданнарының хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде, уен формасында балалар җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юл хәрәкәте һәм янгында үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Мондый чаралардан соң балалар үз-үзләрен тотыш кагыйдәләре һәм законсыз адымнар ясамаслар дигән теләктә калабыз.
Тиздән халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй җитә. Балалар Сабантуй бәйрәменә бик ныклап әзерләнәләр. Һәр көнне Сабантуй мәйданында репетицияләр үткәрелә. Уңышлар сезгә, балалар!
Кызыклы викторина сорауларына җаваплар җиреп, соңыннан Россия гимынын җырлап тәмамланган кичә, балалар күңеленә хуш килде.
Китапханәче Гильмутдинова Р. балаларны китапханә тарихы, китап фонды белән таныштырды, балалар өчен яңа кайткан китаплардан төзелгән “Китапларга каникул юк” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Һәр бала узенә ошаган китапны яздырып алды.