Әлеге конкурста катнашып Шарипова Ильвина Диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия.
Женщины Республики Татарстан смогут бесплатно пройти обучение и выиграть грант 100 000 рублей на открытие собственного бизнеса от благотворительного фонда Амвэй «В ответе за будущее»
Министерство экономики Республики Татарстан сообщает, что в целях развития женского предпринимательства в Республике Татарстан планируется реализация федерального образовательного проекта «Мама – предприниматель». Проект разработан специально для женщин, находящихся в декретном отпуске, матерей несовершеннолетних детей, а также женщин, состоящих на учете в службе занятости.
Ял көннәрендә Теләче районында Сабантуй бәйрәмнәре гөрләде.Барлык Теләче халкы һәм килгән кунаклар рәхәтләнеп Сабантуй мәйданында күңел ачтылар: җырладылар , биеделәр,төрле ярышларда катнаштылар,яраткан эстрада йолдызларын тыңладылар.
Бу милли бәйрәмгә иң сөенгәне балалар булгандыр мөгаен,чөнки аларга күңелен ачар өчен бөтен шартлар тудырылган иде : батутта сикерү,төрле тәм –томнар сату,кызыклы уеннар.
Сабантуй -2018 Теләчедә бик матур оештырылган иде һәм күңелле узды.
16 нче июнь көнне Теләче авылы үзәк мәйданында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Яше –карты , бала-чагасы барысы да бәйрәмгә бик ныклап әзерләнеп килгән иде. Балаларның, яшьләрнең күмәк чыгышлары бәйрәмнең бизәге булды. Милли бәйрәм Сабантуй һәркемгә шатлык, куңел күтәренкелеге бүләк итте. Бәйрәм белән, дуслар! Бахет, шатлыклар , сәламәтлек һәм тынычлык телибез!
14 нче июнь көнне Теләче урта мәктәбендә районыбызның 11 нче сыйныф укучылары җәмгыять белеменнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. Алда сынаулар дәвам итә. 18 нче июнь көнне чыгарылыш сыйныф укучылары биология фәненнән, 20 нче июньдә рус әдәбияты һәм физика фәннәреннән имтихан язачаклар. Уңышлар телибез, балалар! Хаерле сәгатьтә булсын!
1 июньнән 15 июньгә кадәр әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре алып барылды. Шул уңайдан Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре массовка өлешен оештыруда актив катнаштылар.
Теләче сәнгать мәктәбе коллективлары: “Карамелька бию торкеме”, “Мисолька” вокаль ансамбле һәм вокальный дуэт “Камиля – Ислам” үзләренең чыгышлары белән килгән кунакларны куандырдылалар. Бәйрәм ахырында балалар татлы күчтәнәчләрдән авыз иттеләр.
Күргәзмә һәр китап укучыга үзләренең хокукларын һәм ирекләрен белергә генә тугел, яклый алырга дә өйрәтә. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият: «Основы права», «Правоохранительные органы», «Право социального обеспечения», «Уголовное право», «Основы права человека», «Семейный кодекс РФ» һ.б.
Балалар әдәплелек иленә кечкенә генә сәяхәт кылдылар, нәрсәнең яравы һәм ярамавы хакында сөйләштеләр, шулай ук «Какие права литературных героев нарушены» викторинасында катнаштылар. Әдәби геройларның тәртибе һәм кылган гамәлләре турында фикер алыштылар.