Ял көннәрендә Теләче районында Сабантуй бәйрәмнәре гөрләде.Барлык Теләче халкы һәм килгән кунаклар рәхәтләнеп Сабантуй мәйданында күңел ачтылар: җырладылар , биеделәр,төрле ярышларда катнаштылар,яраткан эстрада йолдызларын тыңладылар.
Бу милли бәйрәмгә иң сөенгәне балалар булгандыр мөгаен,чөнки аларга күңелен ачар өчен бөтен шартлар тудырылган иде : батутта сикерү,төрле тәм –томнар сату,кызыклы уеннар.
Сабантуй -2018 Теләчедә бик матур оештырылган иде һәм күңелле узды.