Җәй айларында Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячеләре балалар белән күпчелек вакытны саф һавада уздыралар. Урамда балалар бигрәк тә яратып, комнан төрле корылмалар төзеп, ниндидек фигуралар ясап уйнарга яраталар. Ком белән уеннар балаларның фантазиясен үстерә, кул чуклары эшчәнлеген камилләштерә, баланың психологик халәтен яхшырта. Комлыкта уйнаганда алар үзләрен чын сихерчеләр кебек хис итәләр: төрле хан сарайлары төзиләр, әкияти образлар тудыралар, үзләре өчен генә таныш булган сихри дөнья иҗат итәләр.