Халыкара балаларны яклау көне

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Ел саен җәйнең беренче көнендә балаларның һәм өлкәннәрнең иң яраткан бәйрәме Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. 12 июнь көнне ял Паркында оештырылган әлеге бәйрәмдә район балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Китап укучылар бу көнне китапханә хезмәткәрләре әзерләгән «В стране весёлого детства» мавыктыргыч викторинасының активистлары булдылар. Балалар китап исемнәрен, авторларны, әсәрнең геройларын һәм сюжетын яхшы белүләрен күрсәтеп актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр. Бәйрәм бик күңелле узды. Балалар җәйнең беренче бәйрәмен шатланып каршы алдылар һәм җәйге каникул дәвамында китапханәгә йөрергә ышандырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International