Әлеге дата 2002 елга кадәр Россиянең суверенитет алу турында декларация кабул ителгән көн буларак билгеләп үтелде. Россия көне уңаеннан Шәтке авылы китапханәсендә “Откуда есть пошла земля русская» дип исемләнгән күргәзмә -презентация ясалды. Күргәзмәнең булекләре Россия тарихы, аның традицияләре турында сөйли. Беренче бүлектә Россиянең данлыклы шәхесләре турындагы китаплар урнаштырылды, ул шәхесләрдән башка Дәүләтне бер ничек тә күзаллап булмас иде. Россия халыкларының тормышы турында, һәр китап укучыга китапханәче сойләп торды.