8 июнь көнне Субаш авыл китапханәчесе Петрова Лидия, китапханәгә йөри алмый торган китап укучыларның өйләренә барып, аларны газета - журналлар, яңа кайткан әдәби китаплар белән таныштырды.

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Алар газеталардан бигрәк тә "Безнең гәҗит", "Туганайлар","Казан утлары" газета -журналлларын үз иттеләр. Күбрәк әдәби китапларны алып килүне сорадылар. Г. Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр", Р. Шайдуллинанын "Ялантауга ай кунган", Зифа Кадырованың китапларын үзләренә укырга калдырдылар. Алар бик канәгать булып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International