ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2018 ел
чәршәмбе

29 май көнне Теләче җирлекара китапханәсендә терроризмның кеше тормышы өчен нинди куркыныч  һәм аларны белергә кирәклекне аңлату максатыннан "Терроризму нет" исемле китап күргәзмәсе эшләнде. Укучыларга терроризмнан саклану турында “Осторожно, терроризм!» дигән буклет өләшенде.

Иншаларда белдерелгән фикерләрдән күренгәнчә, укучыларны терроризмга кагылышлы проблемалар борчый һәм алар әлеге тема буенча өстәмә мәгълүматка мохтаҗ. Биредә сигезенчеләр төрле аспектларны кузгатканнар, террорчылыкның килеп чыгу тарихы һәм үсешен ачыкларга, кешеләрнең җәмгыятькә террорчылык һәм экстремистик акцияләр үткәрү юлы белән политиклардан һәм дәүләт лидерларыннан үч алу ниятенең, яшьләрдә террористик аң формалаштыруның сәбәбен ачыкларга тырышканнар.

Күргәзмәдәге материаллар терроризм һәм экстремизмны тудыручы сәбәпләр һәм аларга каршы көрәш ысуллары белән танышырга ярдәм итә.

30  нче май көнне   Теләче урта  мәктәбендә районыбызның  барлык  11 нче  сыйныф укучылары   математикадан  бердәм  дәүләт имтиханы  тапшырдылар.   28 нче  майда  кайбер  11 нче  сыйныф укучылары  география  фәненнән имтихан  язганнар иде.   Алда  сынаулар  дәвам итә. 1 нче июньдә 11 нче сыйныф укучылары  математикадан   профиль буенча имтихан бирәчәкләр,  4  нче июнь көнне – химия  һәм тарих фәннәреннән, 6  нчы июньдә - рус теленнән  ЕГЭ, 9  һәм 13 нче июньдә –  чит  телләр  буенча  имтихан,  14 нче   июнь көнендә  җәмгыять белеменнән , 18  нче июнь көнне  чыгарылыш сыйныф укучылары биология фәненнән,  20 нче июньдә  рус әдәбиятыннан һәм физика фәннәреннән  имтихан язачаклар.  Уңышлар телибез, балалар! Хаерле сәгатьтә булсын!

Төп тема буенча бакча мөдире Давлетшина А.Н. һәм өлкән тәрбияче Нуруллина А.Х. чыгыш ясадылар: алар 2017/2018 нче уку елына анализлап, киләсе уку елына куелган мәсьәләләрне яктырттылар. Шулай ук киңәшмәдә педагоглар еллык эшләре буенча чыгыш ясады. Соңыннан бакча мөдире узаган уку елының уңышларга күп булуын ассызыклады, коллективка үзенең рәхмәтен җиткерде һәм яхшы эшчәнлекләре өчен мактау грамоталары тапшырды.

Китапханәче кыскача гына терроризмның нәрсәне аңлатуын белдерде һәм "Без террорчылыкка каршы" дигән плакат ясалды, "Һәрвакыт булсын кояш" дигән җыр җырланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International