Террорның максаты - фаҗигале үлемнәр белән җәмгыятьне куркыту һәм шушы куркуны кешелексез сәяси максатларда куллану. 29 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә укучылар өчен «Терроризм - кешелек дөньясына каршы явызлык» дип исемләнгән мәгьлүмат сәгате үткәрелде.
Чит кешеләрдән саклану, “терроризм” төшенчәсенең эчтәлеген китап укучыларга аңлату китапханә эшчәнлегенең бурычы булып санала. Олы Мәтәскә китапханәсендә дә бу темага карата төрле мәдәни чаралар үткәрелә. 27 май көнне “Терроризмга юк”дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәгә терроризмга кагылышлы материаллар куелды.
Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәседә бу көн “Яшь китапханәчеләр” исеме астында үтте. Балалар, китапханәче апаларын ял иттереп, китапханәче ролен үтәделәр. Алар кызыклы китаплардан “Кояш чыкса – табигать яңара, китап укысан – күңелең агара” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясадылар һәм аңа күзәтү үткәрделәр. Укучы формулярына китаплар язып, бер-берсенә китаплар бирделәр, китапханәгә кире китерелгән китапларны сыздылар. Аларга китапханәче ролендә булу бик ошады һәм алар үзләренең киләчәктә китапханәче булырга теләкләрен белдерделәр.
28 май көнне Субаш авыл китапханәсендә авыл фельдшеры Чернова Валентина Петровна белән берлектә "Жизнь без наркотиков" дип исемләнгән темага балаларга наркотикларга каршы көрәшу чаралары турында лекция укылды. Ул балаларга наркотик матдәләрнең организмга зыяны хакында аңлатты һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирде.
Әлеге конкурсның максаты, балаларда, иптәшләре арасында да террорга каршы актив пропаганда эшен алып бару.
29 нчы май көнне, Теләче урта мәктәбендә, районыбызның барлык 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән төп дәүләт имтиханы тапшырдылар . 25 нче май көнне кайбер 9 нчы сыйныф укучылары инглиз теленнән имтихан биргәннәр иде. Алда сынаулар дәвам итә. 31 нче майда 9 нчы сыйныф укучылары җәмгыять белеме , биология, информатика, рус әдәбияте буенча имтихан бирәчәкләр, 2 нче июнь көнне - физика һәм информатикадан, 5 нче июньдә - математика буенча, 7 нче июньдә – история, география, химия һәм физика фәннәре буенча, һәм 9 нчы июнь көнендә җәмгыять белеме буенча имтиханнар язачаклар. Уңышлар телибез сезгә, балалар !
Акция вакытында автомобильләрне туктатып тикшерделәр. Шунсы куанычлы безнең балалар бакчасында махсус утыргычсыз бер әти-әни дә баланы йөртми икән .Балаларыбыз һәрберебез өчен дә бик кадерле. Моңа кадәр балаларны машинаның алгы утыргычына утыртуда чикләүләр юк иде. Бу әти-әниләргә дә уңайлы: сабый һаман күз алдында, аның һәр кыланмышын күзәтеп барырга була. Ә гыйнварның беренче көненнән 2017 елның исә балаларны җиңел машинада алып йөрү тәртибе үзгәрә. 7 яшькә кадәрге балаларны бары тик машинаның арткы утыргычына утыртырга кирәк. Автокресло яшь пассажирның буена һәм авырлыгына туры килергә тиеш. Кагыйдәләр нигезендә, балаларны бары тик автокреслога гына утырту мөмкин булачак. Башка җайланмалар һәлакәт вакытында баланы тиешенчә саклый алмый. Закон бозучыларга өч мең сум күләмендә штраф каралган.Һәм шуны да искәртеп китәбез, моңа кадәр күпчелек әти-әни баласын машина салонында йоклатып яки аңа мультфильм куеп, үз эшләре белән йөри ала иде. Хәзер мондый "җиңеллек" бетә. Баланы салонда калдырган өчен 500 сум күләмендә штраф салыначак.
29 май көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан "Әдәбият сөючеләр" әдәби берләшмәсенә йөрүче укучылар белән берлектә "Китап белән дуслык - кешене көчле итә" дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Бу библиографик дәреснең мәгънәсе дә шунда, уку мәдәнияте хәтер эшен дә алып бара. Без, узебезнең уку белемнәребезне арттыра барган саен, мөмкин кадәр күбрәк мәгълүматлар алырга, язучы теленнән безнең өчен яңа булган фикерләрдән канәгатълелек кичерергә ирешәбез.
Шуның өчен дә китапханәче Шакурова Гөлия Рәхилә Кәримова өенә килде. Өлкәннәр янына баргач, аларга төрледән – төрле китаплар бирү генә түгел, ә аларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер дә теләнде.
Быел сәнгать мәктәбен тәмамлаучы 12 укучы кулларына таныклык алды. Рәсем сәнгатен 4, баян бүлеген 3 һәм хореография бүлеген 5 бала тәмамлады. Мәктәп җитәкчелеге тарафыннан чыгарылыш укучыларына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әти-әниләр үзләренең балаларына һәм сәнгать мәктәбе укытучыларына матур теләкләрен җиткерде. Киләчәктә дә сәнгать мәктәбе талантлы балалар белән тулыланып торуын теләделәр. Амин, шулай булсын иде.