Бүген Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында балаларны махсус утыргычка утыртып йөртмәүче әти-әниләрне кисәтү максатыннан ЮХИДИ инспекторлары «Балаларга – махсус утыргыч!» дигән акция үткәрде

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Акция вакытында автомобильләрне туктатып тикшерделәр. Шунсы куанычлы безнең балалар бакчасында махсус утыргычсыз бер әти-әни дә  баланы йөртми икән .Балаларыбыз һәрберебез өчен дә бик кадерле. Моңа кадәр балаларны машинаның алгы утыргычына утыртуда чикләүләр юк иде. Бу әти-әниләргә дә уңайлы: сабый һаман күз алдында, аның һәр кыланмышын күзәтеп барырга була. Ә гыйнварның беренче көненнән 2017 елның исә балаларны җиңел машинада алып йөрү тәртибе үзгәрә. 7 яшькә кадәрге балаларны бары тик машинаның арткы утыргычына утыртырга кирәк. Автокресло яшь пассажирның буена һәм авырлыгына туры килергә тиеш. Кагыйдәләр нигезендә, балаларны бары тик автокреслога гына утырту мөмкин булачак. Башка җайланмалар һәлакәт вакытында баланы тиешенчә саклый алмый. Закон бозучыларга өч мең сум күләмендә штраф каралган.Һәм шуны да искәртеп китәбез, моңа кадәр күпчелек әти-әни баласын  машина салонында йоклатып яки аңа мультфильм куеп, үз эшләре белән йөри ала иде. Хәзер мондый "җиңеллек" бетә. Баланы салонда калдырган өчен 500 сум күләмендә штраф салыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International