29 май көнне Теләче сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе булып үтте.

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Быел сәнгать мәктәбен тәмамлаучы 12 укучы кулларына таныклык алды. Рәсем сәнгатен  4, баян бүлеген 3 һәм хореография бүлеген 5 бала  тәмамлады. Мәктәп җитәкчелеге тарафыннан чыгарылыш укучыларына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әти-әниләр үзләренең балаларына һәм  сәнгать мәктәбе укытучыларына матур теләкләрен җиткерде. Киләчәктә дә сәнгать мәктәбе талантлы балалар белән тулыланып торуын теләделәр. Амин, шулай булсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International