Әңгәмә барышында презентациягә нигезләнеп укучылар нәрсә ул терроризм, аның төрләре, максатлары, дөньяда кылынган террорчылык актлары турында белделәр. Китапханәче укучыларны террористик акт булган очракта саклану кагыйдәләре белән таныштырды. Чара ахырында барлык катнашучылар теләсә нинди хәлләрдә дә игътибарлы һәм сак булырга дигән фикергә килделәр.
Бу бәйрәм 1995 елдан бирле билгеләп үтелә. Үзенең барлыкка килү тарихы һәм эшчәнлеге белән якыннанрак таныштыру максатыннан Алан авылы китапханәсенең кечкенә китап укучылары өчен “Китап- кешенең дусты” исемле бәйрәм программасы нигезендә әдәби сәгать үткәрелде.
Шул көн уңаеннан, «Поздравь библиотеку с праздником!» дигән котлау стенды әзерләнде, анда барлык теләгән кеше үзенең котлавын калдыра алды. Шулай ук «Приведи друга в библиотеку» дигән акция уздырылды, шуның нәтиҗәсендә 3 яңа китап укучы язылды.
28 май көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгында үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Әзерлекне тикшерүдә үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, Авыл хуҗалыгы идарәсенең маркетинг-җитештерү бүлеге җитәкчесе-И.Р.Баев, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.
Бәйрәм милли көрәш, төрле уеннар, жыр-бию белән үрелеп барды. Бәйрәмнең күрке “Бәрмәнчек” Дәүләт фольклор ансамбле һәм районыбыз сәнгать осталары катнашындагы концерт программалары, бәйрәм карарга килгән кунакларга бик тә ошады.
Әлеге күргәзмә «Кинокнигодетство» кызыксындыру клубы эшен дәвам итү максатыннан оештырылды. Достоевский һәм Толстойның персонажлары китап геройлары гына түгел, алар безнең күңелебедә яши, алар чынбарлыкны аңларга, әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплылык хисен арттырырга булыша.
Әлеге күргәзмәдә сәламәтлекне саклаучылар табибларга багышланды.
Мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм. 27 майда Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 26 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә "Китапханәм - илһам чишмәм" исемле күргәзмә төзелеп укучыларга тәкъдим ителде.
Ә матурлыкны булдыру безнең бурыч. Без, Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре, бакчабызны чәчәккә күмү өчен бөтен тырышлыгыбызны куябыз. Берсеннән - берсе матур чәчәкләр утыртабыз, аларны җәй буе тәрбиялибез. Без булдырган матурлыктан китапханәгә, мәдәният йортына килүчеләрнең күңеленә җылы хисләр күчәр,ә бакчабыз көзгә кадәр безне чәчәкләре белән сөендерер.