27 май көнне Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә һәм бу бәйрәм Шармаш авыл китапханәсендә бик күңелле үтте.

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Шул көн уңаеннан, «Поздравь библиотеку с праздником!»  дигән котлау стенды әзерләнде, анда барлык теләгән кеше үзенең котлавын калдыра алды. Шулай ук «Приведи друга в библиотеку» дигән акция уздырылды, шуның нәтиҗәсендә 3 яңа китап укучы язылды.

Ул көнне балалар «царству книг» дип исемләнгән сәяхәт ясадылар. Анда алар «абонемент», «читальный зал» белән таныштылар. Шулай ук китапханә кагыйдәләрен кабатладылар.

Тагын бер «Подари библиотеке новую книгу» дигән акция, укучыларда тере фикер уятты. Күп кенә китап укучы, китапханәгә  китаплар бүләк иттеләр, шул китаплардан «Книги в дар библиотеке» дигән күргәзмә төзелде.

Сәяхәт барышында без презентация ярдәмендә, китапның чыгу тарихы «История происхождения книги» белән таныштык.

Шулай ук «Угадай из какой сказки” дигән квест-уен үткәрдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International