Ә матурлыкны булдыру безнең бурыч. Без, Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре, бакчабызны чәчәккә күмү өчен бөтен тырышлыгыбызны куябыз. Берсеннән - берсе матур чәчәкләр утыртабыз, аларны җәй буе тәрбиялибез. Без булдырган матурлыктан китапханәгә, мәдәният йортына килүчеләрнең күңеленә җылы хисләр күчәр,ә бакчабыз көзгә кадәр безне чәчәкләре белән сөендерер.