Әңгәмә барышында презентациягә нигезләнеп укучылар нәрсә ул терроризм, аның төрләре, максатлары, дөньяда кылынган террорчылык актлары турында белделәр. Китапханәче укучыларны террористик акт булган очракта саклану кагыйдәләре белән таныштырды. Чара ахырында барлык катнашучылар теләсә нинди хәлләрдә дә игътибарлы һәм сак булырга дигән фикергә килделәр.