ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2018 ел
сишәмбе

Бу көн- барлык һәлак булганнарны искә алу һәм  ветераннарга карата хөрмәт күрсәтүне искәртә. 4 май көнне Айдар авыл китапханәсендә  «Тамчы» клубына йөрүче укучылар Җиңү көненә карата яратып һәм бик теләп үз куллары белән кызыл гвоздикалар ясадылар. Кызыл  гвоздика  символы-ул  халык хәтере һәм илебезне саклаучыларга карата хөрмәте. Безнең бурыч–кулларына корал алып Ватанны саклаучыларга, үз-үзләрен аямыйча тылда эшләгән, сугыштан  соң җимерелгән хуҗалыкны күтәргән өлкән  буын кешеләренә ихтирам күрсәтү.  Аларның тырышлыгы  һәм батырлыгы хакына без ирекле һәм тыныч тормышта яшибез. Безнең гвоздикабыз мәңгелек хәтер символы булып калсын.

Ватан һәм халкыбыз иминлеге хакына яу кырларында тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп,  киләчәгебезне һәм яшәешебезне саклап калган кешеләрнең  уллары, кызлары, оныклары исеменнән, бөтен Теләче районы халкы исеменнән Сезне ихлас күңелдән мөкатдәс бәйрәм – Бөек Ватан сугышында  Җиңүнең 73 еллыгы белән котлыйм һәм Сезгә чын йөрәктән олы ихтирам хисләремне җиткерәм.


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

Теләче урта гомумбелем мәктәбендә 23 нче апрельдән 28 нче апрельгә кадәр мәктәп күләмендә туган тел  атналыгы узды. Атналык “Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль монтаж белән башланып китте. Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары  балалар белән кызыклы чаралар оештырдылыр.  Атналык бик үзенчәлекле, мавыктыргыч үтте. Төрле чаралар белән баетылды. Шигырьләр, җырлар яңгырады, рәсемнәр ясалды. Һәр үткәрелгән чарадан соң укучыларның чыгышларына нәтиҗә ясалды.

6 май көнне Олы Мәтәскә авыл мәдәният йортының  “Ташкын”  үзешчән театр коллективы  республика мәдәниятне үстерү үзәге белгечләре  Г. Габдрахманов и  Р. Миндубаевлар каршында Ф.Садриевның “Безнең авылның кызлары” спектакле белән  “Халык театры”  исеме алу өчен чыгыш ясадылар.

                                                                                  

4 май көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе Мухаметшина Г.И., клуб мөдире Сагдиева Ф.М., тыл ветераннарын хөрмәтләп өйләренә бардылар, Бөек Җиңүнең 73 еллык бәйрәме белән котлап күчтәнәчләр өләштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International