ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Конкурста барлык укучылар да теләп катнашты.                                                                                                                  

Бу акция укучыларда әйләнә- тирәдәге  табигатьне сакларга, аларга карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга өнди,якташларыбызның батырлыкларын онытмаска, хәзерге буын якты, тыныч күк йөзе астында яшәүнең кадерен белеп, тырыш хезмәт итеп яшәргә кирәклеген искә төшереп торсын.

Барлыгы 9 команда катнашкан әлеге ярышларда Теләче командасы кызлары 3 урынны яулады. Җыелма команда составында Теләче урта мәктәбе һәм Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары барды. Тренерлары – Зәкиев Ә.Х., Шәяхмәтов Ш.А.

1 урында Кукмара, 2 урында Арча командалары.

Шәтке авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышлап үткәрелгән айлык нәтиҗәләрен чагылдырып, “ Безнең җанда Тукай яши икән – яши шигырь, Туган тел” дигән папка ясалды. “Безнең Тукай” дип исемләнгән буклет чыгарылды.

Кичәдә Тукай әсәрләре сәхнәләштереп курсәтелде, Тукай сүзләренә язылган җырлар яңгырады, шигырьләре укылды.  Электрон презентация күрсәтелде. Балалар бик кәнәгатъ калдылар.

      28 апрель көнне, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча  ярминкәләр 10 сәүдә мәйданчыгында үткәрелде.

      Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итте. Сату мәйданчыгы, гадәттәгечә,  Кәрим Тинчурин исемендәге парк-сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылды.

Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый, укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та - мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә Габдулла Тукай әсәрләренә ясалган иллюстрацияләрдән күргәзмә куелды.

Әлеге фаҗигале дата уңаеннан,  патриотик һәм экологик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән , бу вакыйганың 32 еллыгына багышлап  Айдар авылы китапханәсендә  «Чернобыль – күңел ярасы» исемле китап күргәзмәсе эшләде .

Күргәзмәдә әдәби әсәрләр һәм техноген һәлакәт вакыйгалары турында язылган материаллар урын алды.

Күргәзмә белән танышкан китап  укучыларыбыз,  фаҗига хакында ,  әлеге зонада булган авария , гомерләре бәрабәренә беренче булып  ут эченә керүчеләр турында белделәр. Күргәмәнең максаты- Чернобыль АЭСы вакыйгаларын искә алу, тормышларын һәм сәламәтлекләрен кызганмаган ,читтәге бәлане үз бәласе кебек кабул иткән   кешеләргә хөрмәт, җаваплылык  тәрбияләү.                                                                                                                                                                                       


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International