Теләче урта мәктәбендә 2 -11 нче сыйныфларда план буенча укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан III чирек өчен административ контроль эшләр үткәрелә. Контроль эш нәтиҗәләре укытучыларның киңәшмәсендә тикшереләчәк, укучыларның белемнәрен күтәрү юлларын күрсәтеп карарлар чыгарылачак.
Бүген 3нче балалар бакчасында уртанчы төркем балалары татар халкының милли киемнәрдәге бизәкләре белән таныштыру максатыннан, татар халкының мили бизәге «Ләлә чәчәге» белән таныштылар һәм күмәкләшеп рәсем ясадылар.
16 нчы март көнне Теләче урта мәктәбенең “ Форпост” командасы Теләче муниципаль районы мәктәпләре арасында район беренчелегенә уздырылган “ Форпост” Спартакиадасында катнашты. Ярышларда уңышлы чыгыш ясап, Теләче урта мәктәбе “ Форпост” командасы I урынны яулады. Котлыйбыз!
Бу бәйге балаларның үзләрен юлда һәвефсез тотуны күздә тотып оештырылды. Бәйгедә темасына һәм максатына туры китереп төрле-төрле рәсемнәр ясалды. Иң- иң дигәннәре район күләмендә үткәрелүче бәйгегә китте. Рәсемнәрне ясаганда әти-әниләр дә бик актив катнашты.
20 мартта Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Системалы эшчәнлекле якын килү ысулын гамәлгә ашыра торган технологияләрне куллану” темасына методик берләшмәнең утырышы узды. Утырышның максаты: тәҗрибә уртаклашу, методик табышлар һәм аларның белем бирү процессында кулланылышы. Утырышта төрле проблемалар күтәрелде һәм бу тема буенча башлангыч класс укытучылары Хәсәнова Г.Ә., Газизова Г.Ф. лар чыгыш ясады.
Китапханәче укучыларны китапханәгә килгән журналлар белән таныштырды. Кызыклы башваткычлар, сканвордлар, лабиринт уеннары уйналды. Төрле халык әкиятләре кычкырып укылды. Укучылар рәхәтләнеп ял иттеләр.
Үзләренең тавышларын Район башлыгы Зарипов И.Ф. белән Татарстан Республикасы траспорт һәм юл хуҗалыгы министры Сафин Л.Р. Шәтке авылында бирделәр. Авылда сайлаулар оешкан төстә узды. Халык бик актив катнашты.
16 март көнне Теләче урта мәктәбе базасында “Тере классика” дип исемләнгән Бөтенроссия сәнгатьле уку конкурсының муниципаль туры үтте. Конкурста Кече Кибәхуҗа төп мәктәбеннән 5 укучы катнашты. 9 сыйныф укучысы Аскарова А. икенче ел рәттән конкурсның призеры булды. Ул Е.Пономаренконың «Леночка» әсәрен дулкынланырлык итеп укыды. Укучыны уңышы белән КОТЛЫЙБЫЗ.