16 нче март көнне “ Батыр” спорткомплексында Теләче муниципаль районы оешмалары, предприятиеләре хезмәткәрләре , авыл халкы Теләче авылында төзеләчәк спорт комплексы проектын өйрәнделәр, үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр. Теләче урта мәктәбе командасы “ Теләче авылында спорт комплексы ничек булыр” дигән чарада актив катнашты.
17 март көнне Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Галимзянова Фәния Габделхак кызы һәм Набиуллина Рәфилә Рафил кызы X Республика күләм “Алтын куллар” дип исемләнгән кул эшләре фестиваль конкурсында катнашып кайттылар. Педагогларыбыз Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән осталар белән аралашып, күп энергия, яңа эш алымнары өйрәнеп кайттылар.
Олы Мишә урта мәктәбе 11 нче сыйныф укучылары бу чарада актив катнаштылар. Канат тарту ярышында 3 нче призлы урынны алдылар.
Балалар очрашу дәвамында Рәсәй Федерациясенең Дәүләт гимның сүзләре авторы Сергей Михалковның, балалар өчен язылган әсәрләре һәм шигырьләре белән таныштылар. Авторның тормыш юлына багышланган презентация күрсәтелде, язучының әти-әниләр үскәннән бирле яратып укылган әсәрләре тыңланды: «Дядя Стёпа», «Хрустальная ваза», «Прививка», «Тридцать шесть и пять». Эчтәлекле күргәзмә оештырган өчен үзәк балалар китапханәнең мөдиренә Закирова Л.М.га үзебезнең рәхмәтебезне белдерәбез.
Безнең Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасының бер юнәлешен балаларга экологик тәрбия бирү алып тора. Табигать балаларда күзәтүчәнлекне тәрбияләргә, гадәти булып тоелган табигать байлыкларын күрә белергә, әйләнә-тирәнең матурлыгын тоярга өйрәтә. Ә күптән түгел бакчабызда старт алган “Агрокласс” проектын тормышка ашыру эшчәнлеге кертелү, экологик юнәлештә тагын да тырышыбрак эшли башлауга этәргеч бирде. Бакчабызның мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары белән берлектә булдырылган табигать почмагында эшчәнлекне дәвам итеп, махсус савытларга алмагач орлыклары утыртылды. Алар шытып, үсеп киткәнче без аларны балалар белән берлектә тәрбия кылдык. Сабыйлар үзләренең нәни куллары белән утырткан, почмакларны ямьләп утырган усентеләргә карап сокланалар.
16нчы март көнне Теләче мәктәбендә “Живая классика” сәнгать конкурсының район этабы булды. Конкурста Баландыш төп мәктәбеннән Гилязиева З, Загидуллина А һәм Шакирова А. чыгыш ясадылар. 8 нче сыйныф укучысы Шакирова А. җиңү яулады һәм республика этабында катнашу хокукына ия булды. Котлыйбыз!
Быел илебез бөек рус язучысы Лев Толстойның тууына 190 ел тулуны билгеләп үтә.Шул уңайдан 19 нчы март көнне Балыклы башлангыч мәктәбендә “Лев Толстой - балаларга” дип исемләнгән әдәби чара үткәрелде. Китапханәче Илсөяр Сәләхова Лев Толстойның балачагы һәм иҗаты турында сөйләде, китаплары белән таныштырды.Кичә барышында балалар викторинада катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Бу район балалар китапханәсе тарафыннан үткәрелгән беренче генә фото бәйге түгел. Мондый бәйгеләр ярдәмендә интернет аша китапханә белән китап укучылар арасында тыгыз бәйләнеш барлыкка килә. Бу юлы да китап укучылар әлеге идеяны актив хупладылар. Фотолар бәйгесе «вКонтакте» социаль челтәрендә, «Теләче балалар китапханәсе» төркемендә үтте.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүдә күзәтү эшчәнлеге зур урын алып тора. Безнең Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында бу төр эшчәнлеккә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, март башында балалар бакчасының һәрбер төркемендә балалар тәрбиячеләре белән берлектә суган утырттылар. Иң элек суганның файдасы, аның үзлекләрен искә төшереп, тәрбиячеләр әңгәмәләр үткәрделәр, ә аннан балалар тартмалардагы җиргә суган утырттылар, сулар сиптеләр һәм савытларны тәрәзә төбендәге ясаган “бакчаларга” куеп чыктылар. Тәрбияче апалары балаларга утырткан суганнарны тәрбияләргә кирәклеге турында да искәртеп үттеләр.