Җитәкчеләре Сахабиева Люция Заһид кызы һәм Баширова Нурия Илдус кызы. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез!
Бүген район үзәге Теләчедә урнашкан “Батыр” спорт комплексында 2002 елгы һәм аннан яшьрәк кызларның волейбол буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге ярышлары башланды. Ярышларны ачу тантанасында Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең Шаипова Р.И. җитәкчелегендәге бию коллективы да катнашты.
Привязать объект капитального строительства к земле – значит определить его координаты на местности. «Как правило, с вопросом о том, как это сделать чаще всего обращаются те, у кого возникли проблемы с оформлением недвижимости, например, у собственников зданий, расположенных на неоформленной земле. Как известно, собственник здания, сооружения имеет преимущественное право на покупку или аренду земельного участка. Подтвердить это право можно, как раз осуществив привязку»,- рассказывает заместитель директора Кадастровой палаты по РТ Юлия Шпалитова.
Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында да әлеге тармакка зур игътибар бирелә. Шөгыльләр , төрле шигырь, рәсем, кул эшләре конкурслары үткәрелә. Март аенда пожар куркынычсызлыгы темасына үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы диеп табылган эшләнмәләр район күләмендә узучы конкурска китте.
Танып белү эшчәнлеге күчмә һәм кышлаучы кошлар турында балаларның белемнәрен баету, гомумиләштерү, алар турында кайгырту, аларны саклау, ярату хисләре тәрбияләү, үз-үзеңне табигать кочагында дөрес тотарга кирәклеге турында кагыйдәләр аша ныгыту, сөйләм телен үстерү өстендә эш, милли-региональ компонентлар кулланнып алып барылды.
Бәйрәмгә килгән тамашачы хоккей ярышы карап, спорт уеннарында катнашып,тәмле пылаудан авыз итеп күңелле бәйрәм итте. Ә кич белән тамашачыны бәйрәм уңаеннан үзешчәннәр тарафыннан оештырылган концерт каршы алды.
Үзешчән артистларның уйнавын тамашачы җылы кабул итте.
12 март көнне Республика акциясе кысаларында, Бөтендөнья кычкырып уку көненә бәйле «Я вновь открываю Льва Толстого» исеме белән бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның тууына 190 ел булу уңаеннан Күкчә авыл китапханәчесе Балыклы авылы мәктәбендә укучыларга кычкырып уку оештырды.
Китапханәдә бу көн уңаеннан "Лев Николаевич Толстой (1828 - 1910) - человек, мыслитель, писатель" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмә китапханә укучыларын Л.Н.Толстойның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрелән "Лев Толстойның тормышы һәм иҗаты" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате яшь китап укучыларны язучының тормыш еллары белән таныштырды. Язучының биографиясе дә сөйләнде, Л.Н.Толстойның "Лев и мышь", "Стрекоза и муравьи", "Два товарища", "Царь и сокол", "Три медведя", «Как дядя Семен рассказывал про то, что с ним в лесу было", "Сказка об Иване - дураке и его двух братьях", "Два брата", "Работник Емельян и пустой барабан" һәм башка мәсәлләре һәм әкиятләре кычкырып укылды. Әлеге әсәрләр укылып кына калмады, әдәбияткә күзәтү дә үткәрелде.
Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсендә, “Сайлаучылар өчен мәгълүмати” стенд һәм “Наше право-через выборы влиять на будущее России” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмә 2018 елның 18 мартына кадәр эшлиячәк.