ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2018 ел
җомга

Патриотик айлык кысаларында Алан  урта  гомумбелем бирү мәктәбенең    6  сыйныф  укучылары   2 февральдә  мәктәпнең туган якны өйрәнү  музеена  экскурсия ясадылар, музей экспонатлары белән таныштылар, сугыштан кайткан өчпочмаклы хатларны игътибар белән укыдылар. Мәктәп музее укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли.  Халкыбызның үткәненә, сугыш һәм тыл ветераннарына карата хөрмәт уята. 

2 февраль көнне Теләче үзәк китапханәсендә, язучы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулу уңаеннан “Әдәбиятыбыз күгендә үз йолдызыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды, буклет эшләнде, презентация ясалды. Күргәзмәдә авторның китапханә фондында булган әсәрләре, язган хатлары тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмә китап укучыларны  язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыра.

Мастер-класста район мәктәпләре укучылары,балалар бакчалары балалары һәм балалар иҗат үзәге һәм музыка мәктәбе балалары катнашты. Фестивальнең төп 3 номинациясе -  вокал, хореография һәм конферанс буенча аларга башкаладан килгән педагоглар белем бирде. Актерлык осталыгы, вокал, конферанс буенча тренингны “Созвездие-Йолдызлык” фестивалененең продюссеры Дмитрий Туманов уздырды, вокал буенча дәресне Мәскәү кунагы, җырчы һәм артист Алина Ивах бирде, хореография серләренә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры Райлә Гарипова төшендерде,  “Созвездие-Йолдызлык” фестивале җитәкчесе урынбасары Айдар Гайнетдинов исә яңа сезонның үзгәрешләре белән таныштырды.

Бүген Баландыш төп мәктәбендә күңелле “Сабын куыгы” тамашасы булып узды. Сабын куыгыннан ясалган төрле могҗизалар нәни балаларның гына  түгел , өлкәннәренең дә күңеленә хуш килде.

Хөрмәтле, әти – әниләр ! 2018 елның 1 нче февраленнән  балаларыгызны 1 нче сыйныфка кабул итү буенча гаризалар тапшыру башланды.Гаризалар  дәүләт хезмәте порталы аша тапшырыла.

Для тех, кто содержит одну корову, размер субсидии составит 2 тысячи рублей. Для тех, у кого в одном подворье две коровы – по 3 тысячи, три и более коров – по 4 тысячи рублей на одну корову, кто содержит дойных коз – по 1 тысяче рублей на козу.

Китапханәдә  “Бәйләү өчен үрнәкләр” темасына китап күргәзмәсе куелды. ”Ак калфак” клубының актив членнары Газизуллина Рәмзия, Бурганова Гөлнур узенең кул эшләре: носки, башмак, шәл, киезләр бәйләү  алымнары белән таныштырдылар. Катнашучыларга китапханәдәге кул эшләре буенча булган яңа китаплар тәкъдим ителде.

Шул уңайдан Олы Нырсы китапханәсендә  31 гыйнвар көнне студентлар белән очрашу булды һәм күргәзмә оештырылды.Әлеге күргәзмәдә  студентлар Шиһабетдин Мәрҗанинең иҗаты һәм әсәрләре белән таныштылар.

Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да әлеге проект кысаларында уздырылган олимпиадада катнаштылар. Әйләнә- тирә мөхитне саклау тармагында катнашып 1 бала беренче урынга лаек булып медаль белән, ә 3 бала муниципаль  дәрәҗәдә җиңүче исеменә лаек булып истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Барлык катнашучылр да оештыручылар тарафыннан җибәрелгән дипломнар алдылар. Алга таба да балаларыбызга зур уңышлар, биек үрләр телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International