Министерство труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан информирует, что с 1 января 2018 года Федеральным законом от 28.12.2017 №421-ФЗ «О внесении изменений в отдельные законодательные акты Российской Федерации в части повышения минимального размера оплаты труда до прожиточного минимума трудоспособного населения» минимальный размер оплаты трудана территории Российской Федерации установлен на уровне 9489рублей в месяц.
Бүген ,26 январь, Олы Нырсы урта мәктәбе базысында кечкенә балалар өчен чаңгы ярышы узды.Районның һәр мәктәбеннән килгән малайлар, кызлар үзләренә тиешле чакрымнарны узды. Баландыш төп мәктәбеннән дә 8 укучы катнашып, 6 нчы урынны алып кайттылар. Ә 2 нче сыйныф укучысы Хәйретдинов Ибраһим үз яшендәге малайлар арасында 1 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
Китапханәдә китап укучылар белән сугыш чорында үткән тормыш юлын искә төшердек, әлеге көнгә төзелгән күргәзмә белән таныштык. Күргәзмәдә сугыш турында язылган китаплар урын алды.
Укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим ителде. Балалар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны өйләренә укырга алдылар.
25 гыйнвар көнне, Күкчә авылы китапханәчесе “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенә йөруче укучылар белән берлектә шагыйрә, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел тулуга багышлап “ Иң гүзәл биеклек ”- дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәнең максаты шагыйрәнең иҗаты белән укучыларны якыннан таныштыру һәм матур әдәбият әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү булды.
Бу чараның төп максаты нәрсә ул дуслык?, чын дус нинди булырга тиеш, дуслык кагыйдәсен, игелеклелекне аңларга өйрәтүне үз эченә алды. Аннары балалар белән дуслык турындагы әкиятләр укылды һәм фикер алышулар булды. Әйдәгез, бер - беребезгә ягымлы, кайгыртучан булыйк һәм тату яшик! - дигән сүзләр белән тәрбия сәгатебез тәмамланды.
2018 елның 26 гыйнвар көнендә “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе белгечләре график нигезендә социаль – хокукый хезмәт күрсәтү ярдәме белән Баландыш җирлегендә консультатив көн үткәрделәр.
Теләче урта мәктәбендә математика атналыгы кысаларында математика фәне буенча КВН үткәрелде. Күнелле чарада барлык бишенче сыйныф укучылары катнашты.Укучылар ярышлар вакытында фән буенча булган белемнәрен генә түгел, логик фикеләү күнекмәларен, җитезлекләрен дә күрсәттеләр. Күңелле математик чараны математика укытучысы Е.В. Иванова оештырды.
Лев Никола́евич Толсто́й - рус язучылары һәм фикер йөртүчеләре арасында иң күренеклесе. Шул уңайдан 25 гыйнвар көнне Иске Җөри авыл китапханәсендә бөек язучы – Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган «Зеркало русской души» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Л.Н.Толстойга багышланган күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм китаплары урын алды. Барлык укучыларны да күргәзмә белән танышырга көтеп калам.