ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Шушы уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге олы юбилейны зурлап үткәрү турындагы Указга кул куйды.  25 гыйнвар көнне Казаклар авылы китапханәсендә Бөек татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле һәм педагог Шиһабетдин Мәрҗанигә багышлап "Шиһабетдин Мәрҗани – киңкырлы шәхес" дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Күргәзмәдә Шиһабетдин Мәрҗани турында газета-журналларда басылып чыккан мәгълүмәтләр  урын алды.

Олимпиадаларның төп максаты һәм бурычлары − укучыларда танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну уяту, сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау. Олимпиада да катнашкан балалар диплом белән бүләкләнде.

Экскурсия алдыннан тәрбиячеләр балалар белән китапханә турында әңгәмә оештырып, анда эшләүчеләр, китап укучылар, нинди китаплар барлыгы турында сөйләшү уздырды.Балаларны китапханәчеләр бик җылы каршылады. Алар сабыйларга китаплар белән тулы киштәләрне, уку залын, китапларның картотекасын күрсәттеләр. Балалар уку залында якташ язучыларыбыз һәм аларның китаплары белән таныштылар. Китапханәдә кирәкле китапларны ничек табарга кирәклеге турында да  әңгәмә үткәрелде.Шулай ук  китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Китапханәсез мәктәпне күз алдына китерүе кыен. Мәктәп китапханәсе һәр укучы һәм укытучының төп таяну ноктасы булып тора. Белешмә сүзлекләр, методик ярдәмлекләр, матур әдәбият, вакытлы матбугат чаралары- һәммәсе бүгенге укучыга багышлана. Китапханә ул - мәктәп терәге.  Ә мәктәп – белем йорты. Мәктәп китапханәсе укучыларны белемле итүдә зур роль уйный.  Бүген,25 гыйнвар, Баландыш төп мәктәбе китапханәчесе Мөбәрәкшина Ф.Г. 1 нче сыйныф укучыларын “Китаплар иленә сәяхәткә” алып барды. Беренчеләр кулларына яшь үзенчәлекләренә туры килгән китаплар яздырып алдылар.

Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш. Нәкъ менә алар беренче булып сабыйларга утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында сөйләргә тиеш. Шуңа күрә балалар бакчасындагы тәрбияченең бурычы балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып куркынычсызлык таләпләре белән таныштыру, кирәкле белемнәр белән коралландыру. 

Теләче урта  мәктәбендә математика атналыгы кысаларында математика фәне буенча куңелле стартлар үтте.  Күнелле стартларда барлык  алтынчы  сыйныф укучылары катнашты.Укучылар ярышлар вакытында фән буенча булган белемнәрен гена тугел, физик яктан да кунекмәларен күрсәттеләр. Күңелле стартларны  математика  укытучысы  Е.А. Акмалдинова оештырды.


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Теләче урта мәктәбендә математика атналыгы кысаларында математика фәне буенча калейдоскоп  булып үтте. Математика укытучысы Г.Р. Галимханова  оештырган  ярышта  барлык сигезенче сыйныф укучылары  да бик  теләп катнашты. Укучылар ярышлар вакытында фән буенча булган белемнәрен, күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен күрсәттеләр. Уенда   8 б сыйныфы  командасы   җиңүче  булды.  

Теләче урта  мәктәбендә математика атналыгы кысаларында  информатика  фәне буенча  “ Робот – фест”  конкурсы  оештырылды.  Конкурста    7 - 10 сыйныф укучылары катнашты.Укучылар ярышлар вакытында фән буенча булган белемнәрен гена тугел, җитезлек  яктан да кунекмәларен күрсәттеләр. Конкурсны  информатика укытучысы Ф.Ф. Гаптрахманов оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International