Шул уңайдан гыйнвар ае - Фатыйх Хөсни айлыгы дип игълан ителде. Бу айда - музейга экскурцияләр оештыру, викториналар үткәрү, күргәзмәләр эшләү каралды. 25 нче гыйнвар көнне “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең олырак төркеме музейга экскурциягә килделәр. Алар музей һәм музейдагы язучының экспонатлары белән таныштылар.
Кул эшләрен халык рухи чыганакның чишмәсе дип атаган. Дәрес сөйләшү формасында алып барылды, катнашучыларга кул эшләре буенча мәкаләләр, яңалыклар белән танышу , тәҗрибә белән уртаклашу кебек кызыклы алымнар кулланылды. Дәрестә катнашучылар зур канәгәтьләнү хисе белән таралыштылар.
Һәр елны бу Проект кысаларында төрле иҗади бәйгеләр һәм олимпиадалар үткәрелә. Бәйгеләрнең максаты әйләнә-тирә мохитнең төп проблемаларына һәм күренешләренә җәмгыятьнең игътибарын юнәлтү. Балалага, нинди яшьтә булуына карамастан, үз фикерен әйтү мөмкинлеген бирергә кирәк.
23-24 гыйнвар көннэрендэ «Теләче-Арена» боз сараенда А.В. Тарасов исемендэге «Алтын Алка» яшь хоккейчылар клубы Республика зона этабы булып узды, анда 2003-2004 елда туган яшусмерлэр коч сынашты. Элеге чарада 4 команда коч сынашты: « Теләче» хоккей клубы, «Биектау» хоккей клубы, «Балтач» хоккей клубы, Байлар Сабасыннан «Тимерхан» хоккей клубы. Командалар матур хоккей курсэтте, барлык очрашулар нэтижэсендэ «Биектау» хоккей клубы җиңү яулады.
Өлкәннәргә шефлык итү - Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең күркәм традицияләренең берсе. Салкын көннәрдә күңел җылысын бүләк итү өчен, 9 нчы сыйныф укучылары үзләре шефлыкка алган Миннегөл әбинең хәлен белергә бардылар. Малайлар ишегалдын көрәде, ә кызлар өй җыештырдылар.
Олы Мишә урта мәктәбендә эстетик тәрбия бирү айлыгы бара. Айлыкта план нигезендә төрле чаралар үтә. Башлангыч сыйныф укучыларына “Җимлек” операциясе игълан ителде. «Оста куллар » түгәрәгенә йөрүче балалар арасында “Кышкы матурлык” дип аталучы фотоконкурс үтте. ”Гарәп графикасы” һәм « Яшь журналист » түгәрәге әгъзалары «Тамчы шоу» интеллектуаль уенында көч сынаштылар.Тәнәфесләрдә җырлы-биюле уеннар оештырыла.
2018 елның 24 гыйнварында “Батыр” спорт комплексында “Теләче” балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы Миңнегали Сафин призына 2002 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр арасында көрәш буенча район беренчелеге үткәрде. Ярышта барлыгы 95 яшь көрәшче катнашты.
20 гыйнвар көнне Ямбулат авылы китапханәсендә "Ул - туган як җырчысы" дип исемләнгән Габдулла Тукай иҗатында туган якка багышланган шигырьләр буенча әңгәмә үткәрелде. Бу әңгәмә туган табигатькә мәхәббәт тәрбияләүгә багышланды.
Шул уңайдан 23 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә бөек язучы – Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган «Л.Николаевич- писатель, мыслитель, пророк» исемле китап күргәзмәсе төзелде һәм буклет эшләнде. Күргәзмәдә авторның китапханә фондында булган әсәрләре тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмә белән китап укучылар 2018 елның ахырына кадәр таныша алачаклар.