ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Чарада балалар Кыш Бабай, Кар Кызы,  Убырлы һәм Шүрәле белән очраштылар, барлык уеннарда да актив катнаштылар. Бәйрәм ахырында барлык балаларга да Кыш Бабайдан бүләкләр тапшырылды.

Кышкы каникуллар дәвам итә. Кышкы салкыннарга карамастан, Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә балалар чанада, чаңгыда шуалар. Саф һавада йөрү сәламәтлекне ныгыта, фикерләү сәләтен үстерә. Балаларның  каникуллары күңелле һәм файдалы уза.

Бәйрәм киче буена тамашачы белән бергәләп итек эзләп, күңелле җырлар, дәртле биюләр карап,Кыш бабай күчтәнәченнән авыз итеп тамашачы күтәренке күңел белән, Яңа 2018 нчк елны  каршыларга дип өйләренә таралышты.

Әлеге бәйрәмдә  “Авыл эте Акбай”, ”12 ай”, “Золушка”әкиятләреннән куренешләр күрсәтелде. Яңа елга багышланган җырлар, шигырьләр сөйләделәр.

30 нчы декабрь  көнне  Урта Мишә авыл клубында, китапханәче белән берлектә, Яңа ел кичәсе, Балмаскарад бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе төрле күңелле уен-конкурслар, җыр - биюләр белән үрелеп барды.  Кыш бабай белән  Кар кызы бәйрәмгә килгәч , кичәбез тагы да җанланып китте. Бәйрәмдә катнашучылар төрле конкурс, ярышларда катнашып матур бүләкләр алдылар. Һәркем күтәренке кәеф белән өйләренә таралды.

Бәйрәмгә авыл халкы, кайткан кунаклар килгән иде. Олысы да кечесе дә бик актив катнаштылар. Бәйрәмнең курке кыш бабай  иде. Аңа узенең һөнәрләрен балалар да, олылар да курсәтте. Авыл халкын бәйрәм белән котларга Нырсы авылы жирлегенең башлыгы Гиниев Рустам Гаянович килде. Төрле матур жырлар жырланды, шигырьләр сөйләнде, лотерей билетлары уйнатылды.

Яңа ел ул чын могҗиза.  2 гыйнвар көнне Максабаш авылында да балалар өчен шушындый сихри бәйрәм чарасы уздырылды. Балалар төрле конкурсларда катнашып буләкләр алдылар, җырладылар һәм биеделәр. Аларның йөзләрендә кояш балкыды. Барысы да бик канәгать  һәм шат иделәр.

В честь этого в Среднемешинской сельской библиотеке была поставлена книжная выставка под названием "Шигърият дөньясына сәяхәт". Илдар Юзеев рано начинает заниматься литературным творчеством. 1943 году его стих "Дошман җиңелә"  была напечатана в районной газете. Как поэт он полностью формируется в 60 х годах прошлого века. Выходят на свет такие произведения, как «Әнкәй» (1959), «Фәрит-Фәридә» (1959), «Миләүшә» (1954-1965), «Язылмаган поэма» (1964), «Өчәү чыктык ерак юлга...» (1965), «Тынлык белән сөйләшү» (1966), «Карурман» (1971), «Таш диварлар авазы» (1973), «Өзелмәсме кыллар?» (1977), «Таш кала фаҗигасе» (1988), «Өзелгән тәсбих» (1989)   . Есть около сорока книг с его произведениями. За заслуги в области литературы и театра ему были присвоины почетные имена, в 1979 году РТ, 1983 году заслуженный деятель искусства РФ, 1986 году награждён почетным знаком. 1993 году с указом президента РТ Минтимера Шаймиева, Илдару Юзееву было присвоено звание "народный поэт РТ".

Теләче урта мәктәбе укучылары   И.Гайнуллин  һәм Д. Исмагилова хокук  нигезләрен бик ныклап өйрәнәләр.  Алар   Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан   бүлеге үткәргән  VII  “Знаток конституционного права”  республика конкурсында катнашып белемнәрен сынап карадылар.  Диләрә   III дәрәҗәдәге дипломга лаек булды, Илдус  катнашучы сертификаты алды.  Хокук нигезләре буенча конкурска  укучыларны  тарих укытучысы Г.А. Абдуллина хәзерләде.  Котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International